6 июль 2017 яңалыклары
-
"Коляскалар парады"н 12 июльгә күчерделәр
"Мизгел" яшьләр үзәге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлангап, "Коляскалар парады" уздырырга ниятләгәнен хәбәр иткән идек инде. Һава шартларына бәйле, бүген, 6 июльдә булырга тиешле чара 12 июльгә күчерелде. Иң креатив һәм оригиналь экипаж исеменә конкурс булачак. Кичке 6 да мөслимлеләрне фонтан янында көтеп калалар.
-
Мөслимгә республика марафоны спортчылары килде
«Татарстан сәламәт яшәү рәвеше яклы» веломарафоны 5 июльдә Мөслимгә дә килеп җитте. Ел саен уза торган әлеге марафон Татарстанның көнчыгыш районнарына беренче тапкыр килде. Инде 9 ел буе бу марафон Казанда узган 27 Бөтендөнья универсиадасына багышланган җир тирәли сәяхәттә катнашучы спорт мастерлыгына кандидат Павел Грачев җитәкли. Әлеге чара баштагы елларны...